- түбән
- с. 1. Җиргә яки берәр нәрсә өстенә якын. рәв. Җиргә якын, түбәнтен 2. Аскы, астагы. рәв. Аска таба, аска. и. Ас, аскы урын 3. Түбәнге (1) 4. Уйсу, иңкү түбән җир 5. Елга тамагына якын, шуңа таба булган 6. Ишеккә якынрак булган; киресе: түр 7. рәв. ТҮБӘНДӘ – Китапта, язуда: алда, алга таба; соңында, азагында 8. Сәләте, акыл, эш дәрәҗәсе, яше һ. б. ш. сыйфатлары ягыннан кемнән дә булса калыша торган; чагыштырмача кече 9. Җәмгыятьтә, эштә: өстен хокуклары булмаган, хакимлек итмәгән. рәв. ТҮБӘННӘН – Киң халык массасы арасыннан без түбәннән – тормыш төбеннән күтәрелдек 10. Әһәмиятсез, бик вак 11. лингв. Гади халыкка хас булган (тел, стиль тур.) 12. күч. Намуссыз, кабахәт, әшәке, бозык түбән җан 13. күч. Кимсетүле, түбәнсетүле, начар түбән караш. Хурлыклы, намуска тия торган иң түбән бер эш. и. Хурлыклы, бозык хәл яки тормыш ничек бу түбәнгә төшә алдым? 14. күч. (Сыйфаты, сорты) канәгатьләнерлек булмаган, начар. рәв. Канәгатьләндермәслек дәрәҗәдә, начар 15. күч. Микъдары, көче, дәрәҗәсе һ. б. аз. Арзан түбән бәя 16. күч. Артта калган, үсмәгән, җитәрлек булмаган (аң-белем, культура һ. б. ш. тур.). ТҮБӘН ТЕМПЕРАТУРА – Салкынлык, салкын. ТҮБӘН ТӨЗЕЛЕШЛЕ ҮСЕМЛЕКЛӘР – Тамырлары, сабаклары һәм яфраклары булмаган, үсешнең беренчел этабында торган үсемлекләр дөньясы (гөмбәләр, суүсемнәр, бактерияләр һ. б.). ТҮБӘН ЧИН – Патша армиясендә һ. б. армияләрдә офицерлардан үзгә буларак, солдатларның гомуми исеме. ТҮБӘН ӨЙ – 1. Өйнең аскы каты 2. Идән асты
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.